news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросының дүрт станцияле икенче тармагы 2027 елда эшли башлаячак

Станцияләр «Мега» сәүдә үзәгеннән башлана, аннары Сахаров һәм Фучик урамнары буйлап Имәнлек күчеп утыру станциясенә кадәр барачак.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Казанда метроның икенче тармагы төзелеше башланды, ул 2027 елда эшләтеп җибәреләчәк.

«Дүрт станцияле тармак тулысынча 2027 елда эшли башларга тиеш. Ул Азино микрорайоны проблемаларын хәл итәчәк. Станцияләр „Мега“ сәүдә үзәгеннән башлана, аннары Сахаров һәм Фучик урамнары буйлап Имәнлек күчеп утыру станциясенә кадәр барачак. Әлегә бу эш атамалары. Аларның төгәл исемнәре тавыш бирү юлы белән хәл ителәчәк», — диде «Татарстан 24» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков.

Аның сүзләренчә, Казанның генераль планында метрополитенның өч линиясен төзү каралган. Ул 26 станциядән торачак.

Шулай ук шәһәрнең генераль планында «Салават күпере» торак комплексына кадәр трамвай линиясен үстерү, шулай ук «9 микрорайон» соңгы тукталыштан Завойский урамына кадәр маршрут буенча трамвай линиясен үстерү каралган, дип сөйләде ул.

Моннан тыш, күптән түгел Казанда метробусның яңа проекты тәкъдим ителде. «Бу тизйөрешле автобуслар системасы, аларның сыйдырышлыгы трамвай белән чагыштырырлык. Юлда йөрү өчен түләү метрополитен принцибы буенча башкарыла.

Метробус линияләрен төзү кыйммәт түгел. Казан өчен без метробусның «Салават күпере», Гаврилов, Дәрвишләр урамы, Оренбург тракты ягына линияләр эшләдек, дип аңлатты Абдулхаков.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100