news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросының “Авиатөзелеш” станциясе төзелешенә керештеләр

2013 елга Татарстан башкаласында метрополитенның 5 станциясе төзелергә тиеш

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Казан метро төзүчеләренә бүген 400 млн. сум финанслар бүленәчәк. Метро төзелешенә финанслар бүлү турындагы документ инде әзер. Бу хакта 27 декабрьдә “Авиатөзелеш” метро станциясендә “Алтынчәч” тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрү тантанасында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

“Салымнар, хезмәт хакы түләү буенча проблемаларыгыз булганны беләм”, -дип премьер метро төзүчеләргә мөрәҗәгать итте. Аның белдерүенчә, катлаулы вакыт булуга карамастан, тоннель казу машиналары эшләргә, Казанда метро төзелергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2013 елга Татарстан башкаласында метрополитенның 5 станциясе төзелергә тиеш. Метро төзелеше Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан өстенлекле объектларның берсе итеп билгеләнде.

“Кризис шартларында республикага кайбер инвестиция проектларын кыскартырга туры килде. Әмма төп игътибар бирелергә тиешле өч объект бар. Алар – метрополитен төзелеше, Чаллыда медицина үзәге һәм Казанда курчак театры бинасы төзелешен тәмамлау”, - ди Хөкүмәт рәисе. Ул Казанда метрополитен һәм юлъаергычлар төзүне дәвам итү өчен федераль бюджеттан финанслар алу буенча җитди эш баруын ассызыклады.

Тантанада катнашкан Казан мэры Илсур Метшин белдергәнчә, “Авиатөзелеш” станциясенең сафка басуы белән Казан метрополитенының беренче тармагы төзелеше тәмамлана. “Алтынчәч” Соцгород микрорайоныннан шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт итәчәк. Берничә көннән соң аның артыннан икенче –“Айсылу” комплексы да эшкә керешәчәк.




news_right_1
news_right_2
news_bot