news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросындагы видеокүзәтү камералары пассажирларының маска киюен тикшереп тора

Камералар пассажирларда битлек булу-булмавын, шулай ук социаль дистанция үтәлешен терки.

Казан метросындагы видеокүзәтү камералары пассажирларының маска киюен тикшереп тора
Михаил Захаров

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда республика халкының битлек кию режимын һәм социаль дистанцияне үтәвен теркиләр. Казан метрополитенының «Җиңү проспекты» станциясендә ясалма интеллект нигезендәге Pandemic Vision яңа технологиясе сынау режимында эшли башлады. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Компьютер ярдәмендә видеокүзәтү камералары пассажирларда битлек булу-булмавын, шулай ук социаль дистанция үтәлешен терки. Шулай итеп, бер көннең мәгълүматлары буенча, станциядәге пассажирларның 98 проценты битлектә булуы, 88 проценты социаль дистанцияне саклавы, 1 проценты битлек режимын да, социаль дистанцияне дә үтәмәүләре ачыкланган.

Проект авторлары — ТР цифрлы трансформация үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, технологияләрне һәркайда кертү предприятиеләргә пандемия аркасында чикләүләр вакытында үз эшчәнлеген оператив рәвештә яңартырга мөмкинлек бирәчәк.

Киләчәктә проект Татарстан компанияләренә катлаулы эпидемиологик шартларда да эшләргә ярдәм итә алачак, чөнки хезмәткәрләрнең барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәүләре контрольдә тотылачак.

Моннан тыш, система рестораннарга һәм кибетләргә килүчеләр агымын анализларга мөмкинлек бирә. Мәгълүматлар нигезендә республика халкы иң «имин» кибет яки ресторанны сайлый алачак. Технология шулай ук «Цифрлы авыл» проекты кысаларында сатучысыз кибетләрдә кулланыла.

ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанның цифрлы трансформация үзәгенең яңа проекты Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә торган «Смартека» социаль-икътисади үсешнең иң яхшы практикалары конкурсында катнаша. Ссылтама буенча үтеп, республика җитештерүчеләренең проекты өчен тавыш бирергә мөмкин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100