Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан метросында транспорт карталарына акча салу пунктлары яңадан ачылды
Техник өзеклек аркасында 60 ноктаны вакытлыча япканнар иде.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Техник өзеклек аркасында Казан метросында транспорт карталарын сата һәм акча сала торган 60 киоск вакытлыча эшләмәде. Хәзер системаның эше торгызылды, барлык нокталар да яңадан ачылды. Бу хакта «Транспорт картасы» АҖ генераль директоры Денис Эйдлин хәбәр итте.
«Транспорт картасы» акционерлык җәмгыяте эшләвен дәвам итә. Вакытлыча 60 пункт ябылды, шул исәптән техник өзеклек аркасында метрода акча салу пунктлары да эшләмәде», — дип аңлатты Денис Эйдлин.
Бүген Казанда яшәүче кайбер кешеләр транспорт карталары хисабына акча сала алмады. Шәһәр халкы «Транспорт картасы» кайнар линиясенә мөрәҗәгать иткән. Оешмада җитешсезлекнең сәбәбе «Орион» һәм «Лидер-Плат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә өзеклеккә бәйле булуын ачыклаганнар. Проблема бүген 11.00 сәгатькә хәл ителгән.
Хәзер Казанда 700дән артык пункт транспорт картасына акча салу хезмәтен тәкъдим итә. Аларның адресларын сайтта карарга мөмкин. Шулай ук транспорт карталарына «Отложенное пополнение» сервисы аша да акча салырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз