Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан метросында поездлар хәрәкәте янәдән график буенча торгызылды
Казан метросында иртән бер электр поездын линиядән чыгарып, икенчесенә алыштыру аркасында поездлар хәрәкәте вакытлыча тоткарланды. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта поездлар хәрәкәте тогызылды, составлар график буенча йөри.
Хәрәкәт тоткарлыгы дүрт минуттан аз гына артып киткән. Сәбәбе – бер электр поездының ватылу куркынычы.
Шикле состав урынына линиягә башка электр поезды чыккан, ә алынган поездны тулысынча тикшерү өчен депога җибәргәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз