news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады

Вагонга «Беренче театр», «Диләфрүзгә дүрт кияү» ,«Җанкисәккәем», «Мәхәббәт FM», «Томан», «Парковка» һ.б. спектакльләрдән цитаталар язылган.

Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады
скриншот видео

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казан метрополитенында Камал театрына һәм Театр елына багышланган поезд йөри башлады. Вагонны спектакльләрдән 52 цитата бизи. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Поездны бизәгәндә театр репертуарыннан иске һәм яңа спектакльләр файдаланылган. Мисал өчен, «Беренче театр», «Диләфрүзгә дүрт кияү» ,«Җанкисәккәем»,  «Мәхәббәт FM», «Томан», «Парковка» һ.б..

«Беренче театр» спектакленнән түбәндәге гыйбарәләр файдаланылды: «Театрга, ул нинди җир соң? һәм «Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр». Ә «Мәхәббәт FM» спектакленнән - «Мин яратам сине... Шул гына...».

Вагоннарның берсен режиссер Илгиз Зәйниевның «Көтәм сине» спектакленең фоторәсемнәре бизи.

Составны тышкы ягын бизәгәндә Камал театрының афишалары стилистикасы һәм шрифты кулланылган. Вагоннарның эче үзгәрмәгән. Брендлы поезд линиядә өч ай дәвамында йөриячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot