Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан метросында ир-атта граната-төпчек савыты тапканнар
Полиция хезмәткәрләре ир-атны «Авиатөзелеш» станциясендә сумкасын тикшерү өчен туктатканнар.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Кичә Казан метросында полиция хезмәткәрләре Казан банкларының берсендә инкассатор булып эшләүче ир-атның сумкасында граната-төпчек савыты тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казанда «Авиатөзелеш» станциясендә 17.00 сәгатьтә полиция хезмәткәрләре ир-атны чит предмет юкмы икәнлеген карау өчен туктатып, сумкасында граната-төпчек савыты тапканнар.
Ул 46 яшьлек җирле банкларның берсендә инкассатор булып эшләүче ир-ат булган, ә табылган әйбер – декоратив граната-көл савыты булып чыккан һәм аның әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч янамавы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз