news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросында биометрия технологиясен быел эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр

Татарстан башкаласы метрополитенында бометрия сервисын агымдагы елда ук эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Коммерсанть» газетасы яза.

Басма узган елның декабрендә расланган юл өчен биометрия түләү системасын эшләтеп җибәрү буенча 6 юл картасы белән танышты. 2024 елда боиметрия сервисы белән юл өчен түләүне Екатеринбург, Казан, Түбән Новгород һәм Самара метросында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 2025 ел ахырына кадәр аларга Санкт-Петербург һәм Новосибирск метрополитеннары кушылырга тиеш.

Юл карталары Россия вице-премьеры Дмитрий Григоренко кушуы буенча булдырылган, дип аңлаттылар Биометрик технологияләр үзәгендә. Вице-премьер аппаратында «биометрик сервислар экосистемасы» өстендә эшләүне дәвам итүләре турында аныкладылар.

Аппаратта белдерүләренчә, киләчәктә метрода бометрия буенча түләү системасын кертүдән тыш, социаль карталарны һәм айлык юл йөрү карталарын кулланучының биометриясенә теркәү мөмкинлеген дә тәэмин итәргә җыеналар.

Йөз буенча тану системасын эшләүче OVISION компаниясе генераль директоры һәм хуҗасы Михаил Козлов метроның бер станциясендә видеокамералар, валидаторлар һәм башка җиһазлар урнаштыруга чыгымнарны 400-800 мең сумга (ә өстәмә инфраструктураны исәпкә алып - 2 млн сумга) бәяләде.

Шулай итеп, Казанда 11 станциядә биометрия буенча түләү өчен терминаллар һәм кирәкле җиһазлар урнаштыруга чыгымнар якынча 22 млн сум тәшкил итәргә мөмкин. Проект детальләре белән таныш «Ъ» чыганагы мәгълүматы буенча, бер станциядә сервис эшчәнлеген тәэмин итүгә айлык чыгым 800 мең сум тәшкил итәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында 10 гыйнвардан метрода йөрү бәясе артты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100