Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан метросында 3 көн дәвамында барлык системаларның куркынычсызлыгы тикшереләчәк
Эш төн уртасында башланачак һәм иртәнге 5тә тәмамланачак
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). “Метроэлектротранс” МУП комплекслы бригадасы 3 төн дәвамында Казан метрополитенының барлык системаларының куркынычсызлыгын тикшерәчәк. Эш төн уртасында башланачак һәм иртәнге 5тә тәмамланачак. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Гәләвов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, профилактика максатыннан, “Метроэлектротранс” каршында, көтелмәгән хәлләр очрагына дип, штаттагы хезмәткәрләрдән торган 40 кешедән бригада булдырылган. Кичә эш төркеме төрле юнәлештәге белгечләр белән көчәйтелгән һәм 70 кешедән торган комплекслы бригада дип йөртелә башлаган.
Үткән төндә комплеклы бригада юлларның, куркынычсызлык системаларының, хәрәкәт системаларының торышын тикшергән. Пассажирларны йөртүче поездлар игътибар белән каралган. Метрополитен җиһазларында төзексезлекләр һәм кимчелекләр табылмаган.
Моңа карамастан, тикшерүләрне алдагы ике төн дәвамында да уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итте А.Гәләвов.
Искәртик: кичә иртән Мәскәү метросында “Парк Победы” һәм “Славянский бульвар” станцияләре арасында поезд һәлакәткә очрады. Әлегә 22 кешенең һәлак булуы билгеле. 162 кеше зыян күргән, 129ы Мәскәүнең дәвалау учреждениеләренә китерелгән, 11 зыян күрүчегә урында ярдәм күрсәтелгән.
Башлангыч мәгълүмат буенча, һәлакәтнең сәбәбе – стрелканың төзек булмавы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз