news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросы янындагы гриппка каршы вакцинация пунктлары 7 октябрьдә эшләүдән туктый

Казан метросы янындагы гриппка каршы вакцинация пунктлары 7 октябрьдә эшләүдән туктый
Фото: © «Татар-информ»

Дүшәмбе, 7 октябрьдән, Казан метростанцияләре янындагы мобиль вакцинация пунктлары эшен төгәлли. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

«Пунктлар эшләгән дәвердә анда 20 меңгә якын казанлы прививка ясатты», - дип искәрттеләр Сәламәтлек саклау идарәсендә. Кешеләр күбесенчә «Имәнлек», «Җиңү проспекты» һәм «Яшьлек» станцияләре янындагы вакцинация пунктларына килгән.

Казанлыларның метро янында прививка ясату мөмкинлеге бар әле, алар якшәмбегә, 6 октябрьгә 18.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Прививка ясату өчен шәхесне раслый торган документ күрсәтергә кирәк.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә билгеләп үтүләренчә, тимер юл вокзалларындагы тәүлек буе эшли торган вакцинация пунктлары кешеләрне кабул итүен дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot