news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросы яңа линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1,5 млрд сум бүлеп биреләчәк

Казан метросы яңа линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1,5 млрд сум бүлеп биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Яңа линия Татарстан башкаласының биш районын — Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын — тоташтырырга тиеш.

«Академик Сахаров» станциясендә вестибюльдә һәм тоннельләрдә вентиляция, янгын куркынычсызлыгы системаларын урнаштыру каралган. Шулай ук гамәлдәге тоннельләр астындагы грунтлар ныгытылачак һәм инженер системаларына хезмәт күрсәтеләчәк.

Аерым алганда, «10 нчы микрорайон» һәм «Фучик» станцияләрендә котлованнар төзү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot