news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросы вагонында төтен чыккан

Вагоннан 26 кеше чыгарылган.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Казанның “Горки” метро станциясе вагонында кондиционерның кыска ялганышында төзексезлек килеп чыккан, һәм нәтиҗәдә вагонда төтен таралган, ут кабу булмаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә янгын турында хәбәр 16.25 минутта килеп ирешкән. Метрополитен хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре коткаручылар килгәнче төтен баскан вагоннан 26 кешене чыгарган. Зыян күрүче юк.

Төтенле вагон депога китерелгән. Урында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оператив төркеме эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot