news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросы станцияләрендә 9 меңләп кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Прививка ясау кампаниясе 15 октябрьгә кадәр дәвам итә.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Казан метросы станцияләрендәге вакцинацияләү мобиль пунктларында 9 мең 223 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, “Җиңү проспекты”, “Кәҗә бистәсе”, “Яшьлек”, “Авиатөзелеш” станцияләрендә, шулай ук "Казан” агросәнәгать паркында 15 октябрьгә кадәр гриппка каршы вакцинация ясатырга була. Үзең белән Россия паспорты һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булу кирәк.

Прививка ясау пунктлары метро янында һәр көнне 10.00-17.00 сәгатьтә, агросәнәгать паркында дүшәмбедән кала һәр көнне 8.00- 15.00 сәгатьтә хезмәт күрсәтә.

Табиблар сүзләренчә, вакцина ясату грипптан саклануда бик нәтиҗәле, ул 90 процентлап очракта чирләп китүдән саклап кала.

Прививкалар өчен медицина хезмәткәрләре яңа буын вакцина, өлкәннәр өчен "Совигрипп”ны куллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100