news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросы көчәйтелгән куркынычсызлык режимына күчә

Казанда җир асты транспортына өстәмә полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән.

Казан метросы көчәйтелгән куркынычсызлык режимына күчә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", Александр Елисеев). Санкт-Петербургта булган фаҗигадән соң Казан метросы көчәйтелгән куркынычсызлык режимында эшли башлады. Станциягә өстәмә хокук саклау органнары китерелгән, киләчәктәге иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре әлеге ашыгыч рәвештә җыелган киңәшмәдә чишелә.

"Хәзерге вакытта республиканың барлык хокук саклау органнары катнашында (полиция, федераль куркынычсызлык хезмәте) киңәшмә бара. Анда шулай ук куркынычсызлык буенча урынбасарым да керде. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында карарлар кабул итәбез . Хәзерге вакытта инде көчәйтү башланды. Без өстәмә кешеләр, өстәмә полиция хезмәткәрләрен чыгарабыз. Пассажирны шартлаткыч матдәләр буенча йөз процент тикшерергә тырышачакбыз", – дип сөйләде "Татар-информ"га "Метроэлектротранс" оешмасы генераль директоры Әсфән Галәвов.

Метроның күпме вакыт «камаулы режимда» булуы әлегә билгесез. Бу сораулар, Казан метрополитенының өстәмә иминлеге мәсьәләсе кебек үк, хокук саклау органнары белән берлектә хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100