news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросы дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәк

Казан метрополитены хезмәткәрләре террорга каршы эшчәнлек буенча аттестация үтте.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Казан метросы 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәк. Бу хакта бүген журналистларга “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятие генераль директоры Әсфән Галәвов сөйләде.

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казан метрополитены көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу полиция хезмәткәрләренә дә, метрода эшләүчеләргә дә кагыла, дип сөйләде Галәвов.

“Без йөз процентта тикшерергә тырышачакбыз (һәр пассажирны — Т-и иск.), әгәр кешедә сумка яисә пакет булса, бигрәк тә. Аллаһка шөкер, чара җәй көне була, пальто яки тун астына яшереп була торган түгел”, — диде ул.

Тикшерү вакытында чиратлар хасил булса да, һәр пассажирны металлодетектор рамкасы аша узуны һәм сумкасын сканер аша уздыруны сораячаклар. “Бу кешеләрнең үз куркынычсызлыгы өчен кирәк. 30 секунд көтәсең инде, үзеңне куркыныч астына куйганчы”, - дип саный метрополитен башлыгы.

“Быел террорга каршы чараларны көчәйтү буенча Хөкүмәт карары чыкты. Безнең барлык кеше өйрәнү узды. Без моңа бик җаваплы карыйбыз. Эшкә алганда да, өйрәнү узмыйча алмыйбыз. Безнең укыту үзәге Россиядә бишенче урында. Ул хезмәткәрләргә аттестация уздырырга хокуклы, без хәтта башка шәһәрдәгеләрне дә өйрәтәбез. Бүген безнең кешеләр Волгоградка китте, алар андагы хезмәткәрләрне өйрәтәчәк”, — дип билгеләп үтте ул.

Быел Казан метрополитенының һәр станциясендә жетоннар һәм йөрү билетларын сатып алу өчен автоматлар булдырылды. Бу кассирлар җитмәү сәбәпле эшләнде.

Чемпионат үткәрелгән вакытта җанатарлар һәм шәһәр кунакларына җайлы булсын өчен кассалар янә ачылачак. Пассажирлар агымы артуы көтелүгә карамастан, поездлар хәрәкәте интервалы элеккечә кала. Ул 5 минут 31 секунд тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100