news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метросы 1 июльдән җәйге хәрәкәт графигына күчә

Казан метрополитены 1 июльдән пассажирлар агымының сезонлы кимүе сәбәпле, җәйге эш режимына күчә. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП хәбәр итте.

Иртән һәм кичен, пассажирлар иң күп булган сәгатьләрдә, линиягә 10 поезд чыгачак. Хәрәкәт интервалы 5 минут 39 секунд тәшкил итәчәк. Мондый график җәй ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Калган вакытта поездлар зурайтылган интерваллар белән йөрүне дәвам итә. Көндез алар 7 минут 55 секунд тәшкил итәчәк, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә – 9 минут 15 секунд.

Метро эшенең соңгы сәгатендә – 23:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр – поездлар 13 минут 53 секунд интервалы белән йөриячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot