news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метрополитенын җибәрүгә вакыт аз калып бара

Казан метрополитенын җибәрүгә вакыт аз калып бара

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан метрополитенының беренче чиратын эшләтә башлауга 147 көн калды. Шушы вакыт эчендә җир астыннан 4 төп тоннель салырга һәм 5 станцияне әзерләргә кирәк. Моннан тыш, Санкт-Петербургтан вагоннар китереләчәк. Хәзерге вакытта шәһәр мэриясе заказы нигезендә аларны Төньяк башкаланың бер предприятиесендә җитештерәләр.

Бүген метро төзүчеләр 6 төп тоннельне торгызган. Хәзер аларны техник җиһазлау һәм бизәкләү эшләре бара. «Сукно бистәсе» һәм «Тукай исемендәге мәйдан» станцияләр тулысынча җиһазландырылган, ә менә бизәкләү эшләре дәвам итә. «Кремль», «Әмәт» һәм «Таулык» станцияләрендә бу көннәрдә җиһазларны монтажлау бара, бизәкләү эшләре язын башланачак. Сүз уңаенда, киләсе атнада Әмәт-Таулык тоннеле төзелешен тәмамлау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100