news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метрополитены банк карталары белән түләүгә тулысынча күчте

Метродагы барлык 120 турникет контактсыз банк карталары белән түләү өчен көйләнгән.

Казан метрополитены банк карталары белән түләүгә тулысынча күчте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Казан метрополитены юл йөрү өчен түләүне контактсыз банк карталары ярдәмендә башкаруга тулысынча күчеп бетте. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров Казанның “Дубравная” метро станциясендә проектны презентацияләү чарасында әйтте.

“Метроның унберенче станциясендә һәм метроның барлык станцияләрендә дә карта ярдәмендә түләп йөрү мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә”, - диде Андрей Егоров.

Ул пассажирларның елдан-ел таләпчәнрәк булуын билгеләп үтте. Саннарга күз салсак, Казан метросында сентябрь аенда метрода йөрүдә түләүләрнең 15 проценттан артыгы банк карталары аша башкарылган.

“Билгеле, бу - заманча, уңайлы һәм ике сумга арзанрак”, - диде Егоров.

Андрей Егоров контактсыз банк карталары ярдәмендә POS терминалы булган башка җәмәгать транспортында да түләп булуын әйтте. Андый мөмкинлек Яшел Үзән, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бар, диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100