news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан метро төзүчеләре җир астыннан 888 метр ара узды

Тоннель казу эшләре “Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәрге арада алып барыла

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан метро төзүчеләре җир астыннан 888 метр ара узды. Тоннель казу эшләре “Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәрге арада алып барыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.
“Алтынчәч” тоннель казу комплексына җир астыннан 436 метр ара узасы калды. 15 июльдә аны “Мәскәү” станциясендә каршы алырга тиешләр, хәзерге вакытта биредә махсус нигез чокыры әзерлиләр. Воровский урамындагы йортларның 4-5 катларында яшәүчеләр метро төзүчеләр өчен дулкынландыргыч бу мизгелне үз күзләре белән күрә ала. Бу көнне “Алтынчәч” үзе төзегән тоннельдән җир өстенә чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot