news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метеорологы басым, температура сикерү һәм буран турында кисәтте

Казан метеорологы басым, температура сикерү һәм буран турында кисәтте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Гыйнварның соңгы декадасында Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Антициклонга алмашка чираттагы циклон җылы алып килә. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Якындагы көннәрдә һава температурасы һәм басым сикерү, буран булырга мөмкин. Соңгы тәүлектә генә Казанда басым кискен күтәрелде, терекөмеш баганасының 20 миллиметры диярлек, ә бу бик күп. Гыйнварның соңгы декадасында шәһәрдә температура нормага якын булачак», - диде ул.

Татарстан Гидрометеорология мәгълүматлары буенча, 23 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, минималь һава температурасы - 19..-24 градус, аязганда -28 градус фаразлана. Көндез иң югары һава температурасы -11..-16 градус, юлларда бозлавык була.

24 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы - 13..-18 градус, аязганда -22 градус тәшкил итәчәк. Көндез иң югары һава температура -8..-13 градус, юлларда бозлавык көтелә.

25 гыйнварда шулай ук аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән бераз кар көтелә. Көндез урыны белән шулай ук бераз кар фаразлана. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы - 9..-14 градус, ә көндез иң югары һава температура -6..-11 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100