Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэрының яңа киңәшчесе итеп Радик Шәфигуллин билгеләнәчәк
Казан мэрының киңәшчесе итеп Радик Шәфигуллин билгеләнәчәк. Моңа кадәр ул шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин бүген Казан шәһәр Думасының II сессиясендә хәбәр итте.
«Башкарма комитетта эшләү этабы тәмамланды, һәм Радик Равилович мэр ярдәмчесе статусында булачак. Ул миңа халыкара эшчәнлек буенча ярдәм итәчәк. БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы буенча безнең бурычлар зур», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан мэрының яңа киңәшчесе шәһәр башлыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
«Бу юнәлешне миңа ышанып тапшыруыгыз өчен зур рәхмәт, Илсур Рәисович. Киләчәктә дә үз шәһәремә, кече ватаныма, республикага һәм илебезгә файдалы булырмын дип өметләнәм», – диде Шәфигуллин.
Илсур Метшин шулай ук Радик Шәфигуллинны «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» билгесе белән бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз