Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга гаризалар кабул ителә
Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга гаризалар тапшыру кампаниясе ачылды. Конкурс 30 яшькә кадәрге булган югары уку йортлары, урта махсус белем бирү уку йортлары студентлраы, аспирантлар, ординаторлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре арасында уздырыла. Бу турыда Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Катнашырга теләүчеләргә шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән фәнни эшләрне тәкъдим итәргә кирәк. Проектлар Казан өчен гамәли әһәмияткә ия булырга тиеш.
16 аспирант һәм клиник ординаторлар 50 мең сум күләмендә, 20 югары уку йортлары студенты һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары - 35 мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләренең ике студенты 20 мең сум степендия алачак.
Теркәлү өчен гаризаны «Россия яшьләре» системасы аша 17 ноябрьгә кадәр һәм smus.kzn@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз