news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэрының казан формасындагы кыйммәтле призы Илдар Ягъфәров фильмына бирелде

Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды.

Казан мэрының казан формасындагы кыйммәтле призы Илдар Ягъфәров фильмына бирелде
Рамиль Гали

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан мэрының Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә бирелә торган махсус призына быел Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмы лаек булды. Призны Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов тапшырды.

Призны кабул итеп алган Илдар Ягъфәров Казан шәһәренә һәм Татарстанга алга таба да хезмәт итәргә әзерлеген белдерде.

Азат Абзалов соңыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә ачыклык керткәнчә, Казан мэрының кинофестивальдә тапшырыла торган традицион призы кыйммәтле металлдан ясалган. Ул казан формасындагы сыннан гыйбарәт. “Без андый сынны Казан кинофестивале һәм “Тантана” премиясендә тапшырабыз”, - диде Азат Абзалов.

Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмы “Иң яхшы оператор эше” номинациясендә дә җиңү яулады. Фильмны операторы – Юрий Данилов.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Җиңүчеләрне Эрмитаж залында котладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot