news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэрының исемле стипендиясен алу өчен конкурста катнашуга заявка бирергә була

Казан мэрының студентлар һәм аспирантлар арасында уздырыла торган исемле стипендиясе 1994 елда булдырылган

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Студентлар һәм аспирантлар арасында Казан мэрының исемле стипендиясен алу өчен конкурста катнашуга заявкалар кабул ителә башлады. Премияләрне тапшыру тантанасы декабрь аенда Казан ратушасында уздырылачак.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында искәртеп узганча, Казан мэрының студентлар һәм аспирантлар арасында уздырыла торган исемле стипендиясе 1994 елда булдырылган. Ул ел саен Татарстанның урта махсус һәм югары уку йортларында белем алучы студентларны, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, фәнни һәм яшьләр оешмаларының аспирантларын һәм яшь белгечләрен Казанның шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, оештырыла. Казан мэрының исемле стипендияләре уку елы барышындагы уку нәтиҗәләре һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бирелә.

Проектларны яклау 2 этапта үтәчәк: читтән торып һәм “урында”. 2012 елда 118 эш кабул ителгән, былтыр - 169. Стипендиатларның саны 38дән дә артмаска тиеш. Экспертлар советы аспирантлар өчен 30ар мең сум күләмендә 16 стипендия бирә ала, югары уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре студентлары өчен 20шәр мең сум күләмендә 20 стипендия каралган, урта махсус уку йортлары студентлары өчен 10шар мең сум күләмендә 2 стипендия булыр дип көтелә.

Шулай ук, Экспертлар советы әгъзалары һәм Казан мэрының стипендияләрен тапшыру буенча Иҗтимагый совет карары буенча, стипендияләрнең саны, стипендияләр фондының күләмен үзгәрешсез калдырып, үзгәрергә мөмкин.

Казан мэрының исемле стипендиясен алу өчен студентлар һәм аспирантлар арасындагы конкурста катнашуга заявкалар 2014 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Премияләрне тапшыру тантанасы декабрь аенда Казан ратушасында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100