Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэрының исемле премияләренә уздырыла торган конкурска эшләр 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә
Конкурста студентлар һәм аспирантлар катнаша ала
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Студентлар һәм аспирантлар арасында Казан мэрының исемле стипендиясенә конкурс үткәрелә.
Әлеге исемле стипендияләр уку елы барышындагы уку нәтиҗәләре һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бирелә. Проектларны яклау 2 этапта үтәчәк: читтән торып һәм “урында”. Мисалга, 2012 елда 118 эш кабул ителгән, 2013-тә - 169 эш. Стипендиатларның саны 38дән дә артмаска тиеш. Экспертлар советы аспирантлар өчен 30ар мең сум күләмендә 16 стипендия бирә ала, югары уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре студентлары өчен 20шәр мең сум күләмендә 20 стипендия каралган, урта махсус уку йортлары студентларына 10ар мең сум күләмендә 2 стипендия булыр дип көтелә. Бүләкләү тантанасы Казан ратушасында декабрь ахырында булачак.
Андый мәртәбәле стипендия алу өчен конкурста катнашуга заявкалар бирү вакыты 10 ноябрьгә кадәр озайтылды. Конкурста катнашу өчен эшләрне Петербург ур., 70, 16 каб. адресы буенча урнашкан Балалар һәм яшьләр комитетына тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Искәртеп үтәбез: Казан мэрының студентлар һәм аспирантлар арасында уздырыла торган исемле стипендиясе 1994 елда булдырылган. Ул ел саен Татарстанның урта махсус һәм югары уку йортларында белем алучы студентларны, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, фәнни һәм яшьләр оешмаларының аспирантларын һәм яшь белгечләрен, Казанның шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз