news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэрын сайлау тәртибе буенча гавами (ачык) тыңлаулар була

Ул киләсе елның башына билгеләнгән

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе елның 14 гыйнварында 15.00 сәгатьтә «Казан» милли мәдәният үзәгендә  мэр сайлау һәм аны отставкага җибәрү тәртибе мәсьәләләре буенча казанлылар өчен гавами (ачык) тыңлаулар башланачак. Чөнки бүген Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә шәһәр башлыгын сайлау һәм кире кагу мәсьәләләре буенча шәһәр Уставына үзгәрешләр проекты кабул ителде һәм ул карар проекты халык каралышына тапшырылганнан соң гына, хупланган очракта, кабул ителә ала. 

Аерым алганда, анда мэрны шәһәр Думасы депутатлары составыннан, депутатлар тәкъдиме белән, яшерен тавыш бирү юлы белән сайлау (хәзерге вакытта гомумкүләм һәм турыдан-туры сайлау юлы гамәлдә) һәм, «РФдә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы федераль законда үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, мэрны отставкага җибәрү тәртипләренә үзгәрешләр кертү хакында сүз бара. Шәһәр Думасы карары проектында, мэр шәһәр Думасы депутатлары инициативасы яки РФ Президенты тарафыннан алыну мөмкинлеге әйтелә, шулай ук, мэрның эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисабы канәгатьләнерлек түгел дип 2 тапкыр бәяләнгән очракта да шундый мөмкинлек карала. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100