news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Жилплощадка микрорайонында төзекләндерелгән ишегалдын карады

Химиклар урамындагы 13, 15 һәм 17нче йортларның ишегалдында төрле бәйрәм чаралары үткәрелә, анда өч меңгә якын кеше җыела.

Казан мэры Жилплощадка микрорайонында төзекләндерелгән ишегалдын карады
kzn.ru

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин Күршеләр көнендә — Химиклар урамындагы 13, 15 һәм 17нче йортларның ишегалдында капиталь ремонт эшләре тәмамлану уңаеннан оештырылган бәйрәмдә булды. Нәкъ менә биредә төрле бәйрәм чаралары үткәрелә, анда өч меңгә якын кеше җыела.

«Жилплощадка — ул чын мәгънәсендә „йокы“ районы. Бүген исә биредә ишегалдының Казан үзәгендәге төзекләндерелгән теләсә кайсы ишегалдыннан берни белән дә аерылмавын күрәбез. Безнең бурыч та шуннан гыйбарәт иде», — диде Метшин ишегалды белән танышкан вакытта.

2019-2020 елларда монда асфальт өслекне яңартканнар, җәмәгать киңлеген яшелләндергәннәр, күп функцияле эстрада төзегәннәр, универсаль кыр, спорт мәйданчыгы, балалар зонасы, ял зоналары һәм кече архитектура формалары урнаштырганнар. Ишегалдында ачык төсләр өстенлек итә, төп төс — кызгылт сары. Проект авторлары әйтүенчә, кызгылт сары — ул активлык һәм җылылык төсе. Алар җәмәгать киңлегендә нәкъ менә шундый атмосфера булдырырга теләгән.

Шәһәр башлыгы шулай ук Химиклар урамындагы 15нче йорттагы капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты. 1968 елда төзелгән биш катлы сигез подъездлы кирпеч йорт капиталь ремонт программасына 2020 елда кертелгән. Әлеге йортның түбәсен, электр чыбыкларын, подъездларын һәм фасадын ремонтлау күздә тотыла. «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Олег Калимов сүзләренчә, эшләр бер ай чамасы элек башланган, бүгенге көндә гомуми күләмнең яртысына якыны башкарылган инде. Капиталь ремонтны 10 ноябрьгә кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100