news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры яңа муниципаль бюджет турында: “Бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып, яхшы әзерләнгән”

Бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга муниципаль бюджет кабул ителде

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Казан мэры Илсур Метшин 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга муниципаль бюджетны “шактый катгый” буларак бәяләде. Бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә муниципаль берәмлекнең төп финанс документы кабул ителде.

2015 елга шәһәр бюджетының фаразланган керем һәм чыгым күләме 17 млрд 970 млн 230 мең сум тәшкил итә. 2016 елга керемнәр һәм чыгымнар 18 млрд 551 млн 446 мең сум күләмендә фаразлана, 2017 ел – 19 млрд 185 млн 360 мең сум. Шулай итеп, бюджет дефицитсыз расланган.

Якындагы өч елга муниципаль бурыч күләме 33 млрд 151 млн сум күләмендә билгеләнгән.

“Бюджет, бүгенге  чынбарлыкны исәпкә алып, яхшы әзерләнгән. Бюджетның барлык социаль һәм беренчел чыгымнары исәпкә алынган: бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрү, бюджетның социаль юнәлеше сакланган”, - дип билгеләп үтте мэр.

Сессиядә депутатлар шәһәрне төзекләндерүгә акча җитмәүгә игътибарны юнәлтте. 2015-2017 елларда чыгымнар арта, индексация каралмаган. Соңгы елларда Казанда урам-юллар челтәре һәм яшел үсентеләр мәйданнары артты, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. “Шәһәрне төзекләндерү буенча ирешелгән дәрәҗәсен саклау һәм юлларны карап тоту өчен өстәмә 2 млрд сум күләмендә акча таләп ителә. Бу проблеманы хәл итү юллары билгеле һәм аны республика җитәкчелеге һәм Президент белән бергә хәл итәчәкбез”, - дип белдерде ул.

“Экспертлар бәяләвенчә, 2015 ел катлаулы булачак, салым керемнәре үсеше акрыная, ә социаль вәкаләтләрне төшерә алмыйбыз, ә индексация ясарга бурычлыбыз. Безгә, бюджет чикләүләрен исәпкә алып, бюджет чыгымнары өстенлекләрен билгеләргә һәм аларның нәтиҗәлелеген күтәрергә кирәк булачак. Татарстан Республикасы һәм Казан бюджеты үтәлеше вакытында өстәмә керемнәр һәм сессиядә билгеләнгән проблемалар чишелеше табылыр дип өметләнәбез”, - дип тәмамлады чыгышын И.Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot