Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэры хәрбиләр белән очрашты һәм алар өчен яңа җиһазлар сатып алырга вәгъдә итте
Казан мэры Илсур Метшин «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә хәрби махсус операциядә катнашучылар белән очрашты, алар хәзер кыска вакытлы ялда. Шул исәптән алар шәһәр башлыгына хәрбиләрнең ихтыяҗлары турында сөйләде, квадрокоптер, тепловизор һәм башка җиһазлар сорады. Метшин бу ихтыяҗларны канәгатьләндерергә вәгъдә итте, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.
Хәрбиләрнең берсе сүзләренчә, бүген «УАЗ» автомобильләре, күчмә душ кабиналары, су, шул исәптән эчә торган су, төнлә күрү приборлары, хәрәкәт датчиклары һәм телевизорлар кирәк. Җавап итеп шәһәр башлыгы кирәкле җиһазларның тулы исемлеген әзерләргә кушты.
«Без карарбыз, сез киткәнче нәрсә сатып алырга өлгерербез - алырбыз. Бу мәсьәләләрне хәл итәчәкбез», - дип ышандырды ул.
Тагын бер хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен ипотекага ташламалы ставкалар кертүне сорады. Метшин аңлатканча, моның өчен республика яки федераль дәрәҗәдә үзгәрешләр кертергә кирәк. Ул билгеләп үткәнчә, тиешле тәкъдимнәр формалаша. «<…> Безне ишетерләр дип өметләнәм», - дип өстәде ул.
Очрашу бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Шулай итеп, РФ Президенты Владимир Путин карары белән ике хәрби хезмәткәр II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медален алды. Моннан тыш, хәрбиләргә башка кирәк-яраклар тапшырылды.
Искәртик, хәрбиләр махсус операция зонасыннан март уртасында беренче ялларга кайта башлады. Хәрбиләргә ял бирүне Путин Федераль Җыенга юлламасында йөкләде. Хәрбиләр ярты елга бер тапкыр һәм юлга вакытны исәпкә алмыйча 14 көн ял итәргә тиеш, дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз