news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Вячеслав Володинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Казан мэры Вячеслав Володинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Фото: Казан мэриясе

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның «Күпьеллык намуслы хезмәте өчен» рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны шәһәр башлыгына Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов тапшырды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Парламентарий Илсур Метшинны Дәүләт Думасы спикеры исеменнән сәламләде һәм шәһәр башлыгының Казанның үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.

Мэр үз чиратында Олег Морозов һәм Вячеслав Володинга рәхмәт белдерде. «Мин хезмәтемне шундый югары бәяләвемә бик рәхмәтле. Казан – илдә күп күрсәткечләр буенча лидер. Әмма безгә үсәргә урын бар һәм без үз эшебезне дәвам итәбез», - дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100