news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Вознесенское бистәсендә балалар бакчасы ачты

"Хыял" ("Мечта") исемле балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Вознесенское бистәсендә "Хыял" ("Мечта") исемле яңа балалар бакчасы ачылды. Бистә халкын әлеге күптән көтелгән вакыйга белән шәһәр башлыгы Илсур Метшин котлады. 

Мэр яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең бинасын карады, балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты. Бәйрәм уңаеннан, балалар катнашында концерт әзерләнгән иде.

Илсур Метшин балаларны һәм ата-аналарны бүгенге шатлыклы вакыйга белән котлады. Ул шулай ук Вознесенское бистәсе халкына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен дә җиткерде, аның ярдәме белән быел республикада 28 яңа балалар бакчасында 4 мең урын арткан. 

"Барыгызны да котлыйм. Вознесенское бистәсе өчен бу аерым бәйрәм, аерым шатлык. Күптән түгел генә Мәдәният йортын ачкан идек, һәм менә бүген яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ача", - диде мэр ачылыш тантанасында катнашучыларга. Ул шулай ук төзүчеләргә, район башлыгына һәм балалар бакчасын сафка бастыруда актив катнашкан бистә халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Балалар бакчасының мөдире Гүзәл Садыйкова хәбәр иткәнчә, бина 2014 елның мартында төзелә башлаган. 

Тантана ахырында Казан мэры балалар бакчасына спорт җиһазлары сатып алуга сертификат һәм балаларга торт тапшырды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.               

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100