news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры В.Аксенов музеена аның әтисенең 50 ел яшеренеп яткан маузерын бүләк итте

«Аксенов-фест» III Халыкара әдәби-музыкаль фестивале В.Аксенов музее ачылу белән башланды

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның К.Маркс ур., 55/31 адресы буенча дөньякүләм танылган рус язучысы Василий Петрович Аксенов музей-йортын ачу (язучы 1930-1940 елларда яшәгән йорт төзекләндерелерлек булмаганга, яңасы салынды) тантанасы белән «Аксенов-фест» III Халыкара әдәби-музыкаль фестиваленә старт бирелде.

Йорт ишеге янында беркетелгән язулы алтактаны каплаган япманы язучының улы Алексей Аксенов ачты. Тантанада ТР Дәүләт Советыннан Роберт Миңнуллин белән Разил Вәлиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм бард Андрей Макаревич җитәкчелегендә Казанга килгән күп санлы кунаклар – каләм ияләре, актерлар, язучының классташлары катнашты. Шул уңайдан АКШтан (Чикаго) галимә Джули Кристенсон белән юрист Юлия Бикбова да махсус килгән иде. Д.Кристенсон - В.Аксенов эшләгән Вашингтон янындагы Дж.Мейсон университетының сүз белеме кафедрасы мөдире, ул В.Аксеновның анда рус әдәбияты буенча укытучы-профессор булып эшләгән вакытын хәтерли. Ю.Бикбова исә – Василий Павловичның укучысы булган, аның джаз яратуын истә тотып, свинг биергә һәм хатирәләре белән уртаклашырга исәп тота.

Ике катлы йортның (подвалын да санасак, 3 кат була) иркен залы кунаклар белән шыплап тулгач, мэр Илсур Метшин хәтирәләрен барлап, без Василий Петрович белән 2 ел элек бу урындагы Аксеновлар яшәгән иске йорт җимерекләрен карап йөргән, яңасын салу турында киңәшләшкән идек, ул шушы йортка бәйле истәлекләрен уртаклашты, күршеләрен искә алды, диде. «Чама белән 50 кешелек залы булсын, Андрей Макаревич һәм башкалар анда килсен, җырласын, нәрсәләрдер турында бәхәсләшсен, бар сыманрак җире булсын, гомумән, килгәннәр чын күңелдән ял итәрлек урын булсын иде, диде ул. Үкенечкә, үз биредә юк, барлык теләкләрен гамәлдә күрер иде», - диде И.Метшин.  Аннары Андрей Макаревич, Василий Аксенов васыятенчә, гитарасында уйнап аның хөрмәтенә җыр башкарды.

«Октябрь» журналы баш редакторы Ирина Барметова исә чыгышында В.Аксеновның ярты гасыр элек, иҗатының башлангыч чорында язылган хикәяләреннән торган «Логово льва: забытые рассказы» китабы бастырылуын һәм аны бүләк итеп, 50 ел узгач, шушы йортка кайтуын басым ясап әйтте.

«Василий Аксенов безнең университетка 1988 елда килде, килгәндә үк танылган кеше иде. Ләкин үзе хакында, мин беркайчан да профессор булырмын дип уйламадым, дисә дә, мәшһүр профессор булып чыкты.... Америкага бер чемодан белән килде, Россиягә дә  бер чемодан белән кайтып китте. Әмма әйберләрен берәмтекләп җыячакбыз, алар әле яхшы хәлдә», - дип ышандырып куйды галимә Джули Кристенсон чыгышында. Дж.Мейсон университетыннан ул язучының китап булып басылган күп санлы хезмәтләренең тышлыклары сурәтләнгән плакатны, язучыны белгәннәрнең хатирәләре тупланган җыентыкны яңа музейга бүләк итеп бирде. Галимә сүзләренчә, әлеге университетта баскетбол бик популяр булганлыктан, анда һәркем баскетбол уйный, шул исәптән В.Аксенов та баскетбол уйнавы белән горурланган. Шуны исәпкә алып, университет президенты һәм баш тренеры имзалаган баскетбол тупларын һәм «Без – патриотлар» дигән язулы спорт одеялын бүләк итеп бирергә уйлаганнар. Василий Аксенов Америкада яшәгәндә Россия, Казан турында гел искә алып сөйли иде, гомумән, аның үткәне үзеннән калмады, шул ук вакытта хатирәләрендә бернәрсәне дә идеаллаштырмады, диде галимә. 

Мэр И.Метшин янә сүз алып: «Язучы белән йорт салу турында киңәшләшеп биредә йөргәндә, Василий Петрович йортның подвалына төшергә теләде, ярым җимерек хәлдәге бинага керү шактый ук куркыныч булганга, без аны ул уеннан үгетләдек. Аннары 5 яшькә кадәр яшәгән башка йортларына бардык, әнисе һәм әтисе шуннан репрессияләнеп кулга алынган булган. Шул вакытта исенә төшереп, шәһәр башлыгы булган әтисе Павел Васильевичның эш өстәле тартмасындагы маузеры белән бала вакытта уйнаганнарын сөйләгән иде», - дип хәтер яңартты. Аның сүзләренчә, Василий Павлович авырып китеп, йөри алмый башлагач, реставрацияләнәсе йортның подвалы тикшерелгән, яшерен урыннан әтисенең кулъязмалары, документлар һәм... кабурасы белән маузеры табылган. Шул рәвешле, 50 ел буена подвалда яткан табылдыкларны Казан мэры Василий Аксенов музеена бүләк итеп, йорттан кала, тагын бер бүләк ясады.  

Язучының улы Алексей Аксенов исә әтисенең 1960 елларда бик популяр һәм дифицит саналган «Колибри» язу машинкасын бүләк итте, әтисенә карата күрсәтелгән кадер-хөрмәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашу барышында музей-йортны Аксенов белеме (Аксеноведение) үзәге булырлык итеп кирәкле документлар, әдәби һәм фәнни хезмәтләр белән баетырга, ә инде «Аксенов-фест» фестиваленың «Йолдызлы билет» конкурсына Америка язучыларын тәрҗемәләре белән җәлеп итәргә кирәк дигән фикерләр булды.

В.Аксенов музей-йортының подвалында ресторан, беренче катында аның кабинеты һәм музей бүлмәләре, зур гына зал, ә инде 2 нче катында җыйнак кына кунакханә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100