news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры "Тынычлык яратылышы" фестивален яңадан кайтарырга ниятли

Илсур Метшин Татарстан башкаласында рок-фестиваль үткәрү уңаеннан, күп мөрәҗәгатьләр алыну хакында белдерде

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). "Тынычлык яратылышы" рок-фестивале Казанда яңадан үткәреләчәк. Бу хакта бүген шәһәр мэры Илсур Метшин Казан ратушасында музыкаль фотограф Гисберт Ханекроотның «От Аббы до Заппы». Рок-фотография 1970-х» күргәзмәсен ачу тантанасында журналистларның сорауларына җавап биргәндә белдерде.

"Тынычлык яратылышы" фестивале сәясәтчеләре узара килешә алмаган төрле дәүләт музыкантлары бергә җырлаган мәйданчык буларак оештырылган иде. Узган ел Универсиада уздыру сәбәпле, фестивальне Казанда оештырып булмады. Әмма бу уңайдан мөрәҗәгатьләр торган саен күбрәк алына. Без бу фестивальне нинди дә булса формада яңадан кайтаракчабыз. Бу бик яхшы идея, аны дәвам итәргә кирәк", - диде Илсур Метшин.    

Искәртеп узабыз, тәүге "Тынычлык яратылу" фестивале 2008 елның 30 августында булды. Беренче дүрт фестиваль - Казанда, бишенчесе Пермьдә үткәрелде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100