Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры туроператорлар, отельерлар, рестораторлар һәм транспорт хезмәте күрсәтүчеләрне бер мәйданчыкка җыймакчы
Казан Яңа елда, башка бәйрәмнәрдә дә янә килү теләге тудыра торган шәһәр булырга тиеш. Бергәләп без кунак бизнесы сәясәтен эшләргә тиешбез,ди И.Метшин
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Казан бер кешегә кунакханә, отель һәм хостеллар саны туры килү буенча Россиянең иң яхшы 5 шәһәре исемлегенә кергән. Миллион кеше яшәгән шәһәрләр арасында уздырылган әлеге рейтингны “Интеррейтинг” агентлыгы төзегән. Рейтингны әзерләгәндә бронь ясау һәм юридик затларның Бердәм дәүләт реестры системалары мәгълүматлары исәпкә алынган. Беренче урынны Санкт-Петербург шәһәре алган: биредә 441 кунакханә һәм 290 хостел теркәлгән. Икенче урында - Екатеринбург. Татарстан башкаласы Казан 81 кунакханә һәм 29 хостелы белән - өченче урында.
Моннан тыш, Казан кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү һәм бәяләр нисбәте буенча 2015 елда дөньяның иң яхшы 100 туристик юнәлеше рейтингында 44 нче баскычта тора - trivago.ru кунакханәләрне эзләү һәм бәяләрне чагыштыру системасы сәяхәтчеләр өчен иң популяр шәһәрләр исемлеген төзегән.
travel.ru версиясе буенча, ноябрь бәйрәмнәрендә илебез буйлап сәяхәт итүчеләр өчен Казан Россиянең иң популяр 10 шәһәре арасында булган – беренче урында.
Бүген бу хакта Казан каласы җитәкчелегенең шәһәр Башкарма комитетында мэр Илсур Метшин рәислегендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә искәртелде. Шушы мәсьәләдә чыгыш ясаган муниципалитетның Туризм үсешенә ярдәм итү комитеты рәисе Евгения Лодвигова сүзләренчә, Казанның эчке туризмда танылуына күп санлы рейтинглар булыша гына.
Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстан башкаласы Лондонда “World Travel Market” Халыкара туристик күргәзмәсендә катнашып, әйдәп баручы туроператорлар өчен комитет белгечләре Казан турында һәм шәһәрдә спортның судагы төрләре буенча чемпионат уздырылачагы хакында уңышлы гына презентация уздырган, анда Алматы белән Казан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгәнлеген искәртеп, Е.Лодвигова, бу Кытайдан һәм Казакъстаннан туристлар агымын арттыруга китерәчәк, диде. Шулай ук чемпионатның туристик пакетлар гамәлгә кертергә әзер булган турыдан-туры эшләүче партнерлары табылды, дип канәгатьлек белдерде ул.
Алга таба Яңа ел бәйрәмнәрендә исә Казанга берничә мең турист килер дип фаразлана, хәер, башкаланың кунакханә фондының 60 проценттан артыгы инде броньлап куелган. Декабрь ахырында Cirque du Soleil - Кояш циркы үзенең “Eloize” стратегик партнерыннан “iD” шоусы белән килә һәм 24-28 декабрьдә “Татнефть-Арена”да тәкъдим итә. Өч тапкыр олимпия чемпионы Мария Киселеваның 30 декабрьдән 10 гыйнвар көннәрендә Спортның су төрләре сараенда суда “Зазеркалье” шоусы була.
Бу уңайдан Илсур Метшин, туристлар килүе буенча Казанның рекордлар куярлык әйбәт мөмкинлеге бар, дип, аның сәбәбен Россия икътисадындагы хәлгә бәйләп, туристлар илебез буйлап сәяхәт итүне кулайрак күрә, россиялеләр, чыннан да, эчке туризм юнәлешен ешрак сайлый, дип искәртте. “Казан Яңа елда, башка бәйрәмнәрдә дә, һичшиксез, янә килү теләге тудыра торган шәһәр булырга тиеш. Бергәләп без кунак бизнесы сәясәтен эшләргә тиешбез”, - дип башкала мэры якын арада туроператорлар, отельерлар, рестораторлар һәм транспорт хезмәте күрсәтүчеләр белән бергә җыелып, “эшлекле иртәнге чәй” форматында киңәш-табыш итәргә тәкъдим итте, анда республикабызның туризм буенча агентлык вәкилләре дә булырга тиеш, дип эшне оештыру йөкләмәсе бирде. Шулай ук Туризм академиясенә дә мөрәҗәгать итик, бәлки студентлар бизнесның бу юнәлешен җәелдерүдә кызыклы идея әйтер, дип өмет баглады И.Метшин.
Е.Лодвигова сүзләренчә, кунакханәләр номерларының 82 проценты буш түгел, былтыргы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, тулыланыш 6 процент тәшкил итә. Уртача алганда, туристлар Казанга 3 көнгә килә, кунакханәдә торган өчен тәүлегенә 3 мең чамасы түли, хәер, номерлар төрле мөмкинлек һәм теләктән чыгып эшләнгән. Аеруча ялларда Казанга килүчеләр саны сизелерлек артты, дип игътибарны юнәлтте Е.Лодвигова.
Рейтингларда Казанның югары баскычларда торуы нисбәтендә мэр И.Метшин, бу бөтен республикабызның Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эше нәтиҗәсе, Универсиада мирасы, дип, шулай ук кунакханә фонды, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе артуына да игътибарны юнәлтте. Рейтингларда безне тәкъдим итәләр икән – бу бик шәп, дип нәтиҗә чыгарды шәһәр башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз