Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны били
Икенче баскычта - Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 2021 елның өченче кварталында Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингы башында тора. Бу хакта «Промрейтинг» агентлыгы тикшеренүендә хәбәр ителә.
Шәһәр башлыгы белән бәйле төп мәгълүматлар - инфоповодлар арасында хуҗасыз этләр проблемасы, Бердәм тавыш бирү көнен үткәрү, бушлай йөрү, тавыш бирүчеләр өчен ташламалар каралу бар. Өченче кварталда берничә зур төзелеш – Вознесенский тракты, Горький шоссесы дублеры булуы да билгеле.
Шул ук вакытта таблицаның икенче баскычында беренче тапкыр Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин булды. Рейтингта аның позициясенә «Финико» һәм «Френдекс» эшләрен тикшерү кебек мәгълүматлар йогынты ясаган.
Рейтингның өченче баскычында Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков тора. Республиканың баш күзәтчелек органы җитәкчесе медиакиңлекләрдә ведомствоның актив эше нәтиҗәсендә үз позицияләрен саклап кала алды, дип билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз