news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры: “Төркия Республикасы, коллегаларыбыз белән булган мөнәсәбәтләр зур шатлык һәм канәгатьләнү хисе дә бирә, чөнки без – кардәшләр”

Казан мэры И.Метшин Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Т.Дылмач белән очрашты

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Төркия Республикасы һәм Казан каласы арасындагы элемтә ныгый гына барачак. Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дылмач белән очрашу барышында Казан мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.

Казан мэриясендә узган очрашуда шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының вице-консулы Гөктер Осман катнашты.

Очрашуны ачкан вакытта Илсур Метшин Төркия Республикасының генконсулын сәламләде һәм Татарстан башкаласында аңа уңышлы эшчәнлек теләде. Шәһәр башлыгы Казанны Турхан Дылмач үз итәчәгенә, ә ике халык арасында туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча актив эш дәвамлы булачагына ышанычын белдерде.

“Без барлык партнерларга һәм инвесторларга бик игътибарлы булырга тырышабыз. Әмма Төркия Республикасы, коллегаларыбыз белән булган мөнәсәбәтләр зур шатлык һәм канәгатьләнү хисе дә бирә, чөнки без – кардәшләр”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Шәһәр башлыгы ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр ике лидер Владимир Путин белән Рәҗәп Әрдоган дәрәҗәсендә булган кебек, муниципаль дәрәҗәдә дә үскәнен билгеләде. Илсур Метшин искә төшереп узганча, Төркиядә Казанның берничә тугандаш шәһәре бар, болар – Анталия, Әнкара. Төркиянең рәсми булмаган башкаласы – Истанбул белән Татарстан башкаласын икътисади, мәдәни, туристик һәм эшлекле актив мөнәсәбәтләр бәйләп тора.

Очрашу барышында Турхан Дылмач туризмны үстерү темасына кагылды. Илсур Метшин туристлык мөнәсәбәтләрне үстерүнең кирәклеге белән килеште. Ахырда шәһәр башлыгы ике ил һәм халык арасындагы элемтәнең үсеп ныгыуына ышанычын белдерде, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100