news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры түрәләргә татуировка, стразалы кием һәм челтәрле оек киюне тыя

Илсур Метшин имзалаган документ түрәләр өчен дресс-код кертә

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан мэрының Татарстан башкаласы Башкарма комитеты документлары һәм хокукый актлары җыентыгында “Җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең этикасы һәм хезмәт тәртибе кодексын раслау турында”гы карары басылды. Илсур Метшин имзалаган документ түрәләр өчен эштә дресс-код кертә.

 “Киемнәр чиста, уңайлы, элегант булырга тиеш, дигән таләп куела, ә экстравагантлык хупланмый, - дип билгеләп үтелә документта. – Киемнең төсе классик эшлекле стильгә туры килергә тиеш, кешеләр, җәнлекләр төшерелгән һәм язулар булган кием кию тыела”.

Документта тыюлар күп. Шулай итеп, спорт һәм пляж стилендәге киемнәр һәм аяк киемнәре, шулай ук шортылар кияргә ярамый. Ялтыравыклы һәм стразалар белән бизәлгән экстравагант киемнәр, үтә күренмәле тукымадан тегелгән, кендек күренә торган киемнәр дә тыела. Шулай ук тәннең ачык өлешләрендә пирсинг һәм татуировкалар, шулай ук панк һәм рок культурасы элементлары булган прическалар да ярамый.

 Хатын-кызлар киемнәренә куелган таләпләргә килгәндә, бот уртасыннан өстәрәк торган итәкләр һәм күлмәкләр, шулай ук уентыгы зур булган күлмәкләр дә тыела. Шулай ук тирән декольтелы, аркасы ачык, нечкә бретельлар булган киемнәр дә кияргә ярамый. Аякта чылбыр тагып йөрү тыелу да кызыклы. Колготкилар һәм оеклар ачык төстә булырга тиеш түгел, шулай ук төрле рәсемле, шул исәптән челтәрле булуы да хупланмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100