Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры стипендиясенә 279 гариза килгән
Казанда Казан мэрының исемле стипендияләрен алу бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Быел барлыгы 279 гариза килде. Бәйгенең ачык яклау этабы декабрьгә планлаштырылган, анда катнашучылар үз проектларын эксперт комиссиясенә тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Үз проектларын шәһәрнең әйдәп баручы югары уку йортларыннан һәм фәнни оешмаларыннан студентлар һәм яшь галимнәр җибәргән. Катнашучылар арасында Казан (Идел буе) федераль университеты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм башка мәгариф учреждениеләре студентлары бар.
Әлеге бәйге Казан яшьләренә үз идеяләрен тормышка ашырырга һәм биш төп фәнни юнәлештә ярдәм алырга мөмкинлек бирә, ягъни яшьләр сәясәте, техник һәм авыл хуҗалыгы фәннәре, табигый һәм медицина фәннәре, социаль фәннәр һәм гуманитар фәннәр өлкәләрендә беренче ныклы адымнарын ясарга, үзләрен танытырга ярдәм итә. Быел иң кызыксындырган юнәлешләр арасында техник фәннәр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсен билгеләргә була, әлеге юнәлеш буенча 129 гариза тапшырылган. Икенче урында табигый һәм медицина фәннәре урнашты (58), өченчедә – социаль фәннәр (52), дүртенчедә – гуманитар фәннәр һәм бишенчедә яшьләр сәясәте (17) урын алды.
Декабрьдә ачык яклау этабы узачак, аның кысаларында бәйгедә катнашучылар Казанны үстерүгә юнәлдерелгән үз проектларын тәкъдим итәчәк. Эшләрне шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре бәяләячәк. Күп кенә проектлар тормышка ашырылачак.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 38 иң яхшы эш стипендияләр белән билгеләп үтеләчәк: аспирантлар һәм ординаторлар өчен стипендия 50 мең сум, югары уку йортлары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре студентлары өчен – 35 мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен 30 мең сум тәшкил итәчәк.
Казан мэры, югары уку йортлары ректорлары һәм шәһәрнең шәрәфле кунаклары катнашындагы тантаналы бүләкләү чарасы декабрьдә Казан Ратушасында узачак.
Искәртеп узабыз, 2025 елда Казан мэрының исемле стипендияләрен алу өчен 300 гариза килгән. Төрле өлкәләрдәге уңышлары өчен бүләкләрне балалар музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре, студентлар һәм аспирантлар алган. Шәһәрнең 102 талантлы яшь вәкиле Казан мэры стипендиясенә лаек булган, бүләкләү тантанасында 78 җиңүче катнашкан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз