news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры соципотека буенча төзелә торган йортларда эш барышын web-камералардан күзәтәчәк

Казан мэры соципотека буенча төзелә торган йортларда эш барышын web-камералардан күзәтәчәк

 (Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Шәһәр җитәкчелегенең бүгенге «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин социаль ипотека буенча салына торган төзелеш мәйданнарына web-камералар куярга кушты.

Шул рәвешле, быел ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының Попечительлек советы алдында 400,7 мең кв.м торак (6253 фатир) тапшырырга вәгъдә биргән шәһәр башлыгы, шәһәр һәм район хакимиятләреннән беркетелгән кешеләр төзелеш мәйданнарында эш барышын электрон «күзләр» аша да күзәтеп торачак. «Без теләсә кайсы вакытта социаль ипотека объектларында төзелеш эшләре ни рәвешле баруын күрергә тиешбез, әйтик, иртәнге сәгать 7дә анда күпме эшче була», - диде мэр киңәшмәдә. Төзүчеләр исә, билгеләнгән срокка фатирларны төзеп өлгертү өчен, 2 сменада эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot