Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэры шәһәрнең Мәскәү районында ишегалларын җыештыру сыйфатын тикшерде
Илсур Метшин соңгы вакытларда тротуарларны чистарту буенча халыктан шактый шикаятьләр килгәнлеген искәртеп үтте
(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Казан мэры Илсур Метшин Казанның Мәскәү районында урнашкан Батыршин һәм Г.Баруди урамнарындагы ишегалларын бозлавыктан чистарту барышы белән танышып кайтты.
Илсур Метшин соңгы вакытларда тротуарларны чистарту буенча халыктан шактый шикаятьләр килгәнлеген искәртеп үтте. Шәһәр җитәкчесе башкаланың җаваплы хезмәтләре юлларны читарту мәсьәләсен зур җаваплылык белән башкаруларын билгеләп узды, хәзерге вакытта тротуар һәм йорт яны территорияләрен чистарту эше буенча да фикер алышулар барылганлыгын ассызыклап үтте, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, бүгенге көндә эшче кулларга кытлык та зур проблема булып тора. Әйтик, Мәскәү районында штат расписаниесе буенча 360 урам чистартучы эшләргә тиеш, әмма бүген нибары 190 кеше генә хезмәт куя. Эшче көчләр җитмәгәнгә, “Казан шәһәре Мәскәү районының ТКХ идарәче команиясе” ҖЧҖ директоры Айрат Галимов сүзләренә караганда, өстәмә махсус техника җәлеп ителә. Әйтик, башта Мәскәү районында 2 берәмлек чистарту техникасы кулланылган булса, хәзер исә идарәче компания карамагында алар 8 берәмлек, кирәк булган очракта өстәмә техника да җәлеп ителә.
Айрат Галимов йорт яны территорияләрен чистартканда ком-тоз кушылмасы кулланылганлыгын билгеләп үтте. Идарәче компания вәкилләре Илсур Метшинга тротуарлар буенча реагент тарату өчен махсус җайланманы тәкъдим иттеләр.
Илсур Метшин мондый җайланмалар идарәче компанияләрдә булырга тиеш һәм көтелмәгән бозлавык чыккан очракта реагентның тиешле запасы булуы зарур, дип билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе җирле халык белән дә аралашты, аларның идарәче компания эшеннән канәгать булу-булмаулары турында кызыксынды. Казанлылар урам чистартучыларның эшләреннән канәгать булуларын белдерделәр һәм аларның эшләре өчен рәхмәт әйттеләр.
Илсур Метшин шәһәр хезмәтләрендә эшләүчеләргә реагентны тарату өчен җайланмалар булдырырга һәм реагентка алмаш була алырлык үзебездә эшләнгән тиңдәшләр булдыру мөмкинлеген карарга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз