news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры шәһәрлеләрне өмәгә чакыра

Бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәрлеләргә 17 апрельдә гомумшәһәр өмәсендә актив катнашырга чакыру белән мөрәҗәгать итте

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәрлеләргә 17 апрельдә гомумшәһәр өмәсендә актив катнашырга чакыру белән мөрәҗәгать итте.
“Шәһәрлеләргә, бигрәк тә яшьләргә, предприятие хезмәткәрләренә өмәгә чыгуларын сорап мөрәҗәгать итәм. Без шәһәрнең чиста булуына күнеккән. Истәлекле дата – 9 Май, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Казан республикада гына түгел, ә бөтен Россия Федерациясендә иң чиста шәһәр булырга тиеш. Барыгызны да шәһәрнең чисталыгы өчен күңел биреп һәм яхшы итеп эшләргә чакырам”, дип белдерде шәһәр башлыгы.
Мэрия матбугат хезмәте белдерүенчә, 1 апрельдән башлап Казанда шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгы башланды. Узган ел бу айлыкта шәһәрне чистартуда 120 меңнән артык казанлы катнашты, аларның 50 меңнән артыгы гомумшәһәр өмәсенә чыкты.
Хәзерге вакытта урам-юл челтәрләрен көндәлек җыештыру эшләре бара. Шәһәр автоюлларының 9 миллионга якын квадрат метры җыештырылган инде. Барлык подряд оешмалары җәйге эш режимына күчте.
Торак хезмәтләренең ишегалды территорияләрен тәртипкә китерү, гомумшәһәр өмәсенә әзерләү буенча эшләре оештырылган, алар йорт яны террриториясен җыештыруда катнашырга теләүчеләрне кирәкле эш кораллары белән тәэмин итәргә тиеш.
Өмә көнендә укучыларны, предприятие хезмәткәрләрен, иҗтимагый оешма активистларын һәм учреждение хезмәткәрләрен җәлеп итеп 1000 га якын бакча, парк, сквер һәм башка яшеллек зоналары җыештырылачак.
Санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгында 3 меңгә якын агач һәм 30 мең куак утырту планлаштырылган, шул исәптә 1000нән артык агачны - өмә көнендә. Утырту өчен агачлар әзер һәм район хакимиятләре аша таратылачак.
Шәһәр территориясеннән җыелган чүп-чарны даими рәвештә ташу өчен шәһәрнең каты көнкүреш калдыкдалры полигоннары катгый эш режимында эшләячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100