news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры шәһәргә елына биш миллион туристны җәлеп итү бурычын куйды

«Шәһәрнең бердәйлек моделе» Бөтенроссия форумы Казанда 7-9 февраль көннәрендә дәвам итәчәк. Россиянең ун шәһәреннән килгән баш архитекторлар һәм рәссамнар Россия һәм чит илләрдә архитектур-менталь бердәйлекне саклау тәҗрибәсе хакында фикер алышачак.

Казан мэры шәһәргә елына биш миллион туристны җәлеп итү бурычын куйды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан мэры Илсур Метшин, «Шәһәрнең бердәйлек моделе» Бөтенроссия форумын ачып, Татарстан башкаласына елына 5 миллион туристны җәлеп итү бурычын куйды.

Мэр билгеләп үткәнчә, шәһәрнең бердәйлеге анда яшәүчеләрнең үзбилгеләнеше һәм эмоциональ яктан кабул итүе өчен генә түгел, туристлар өчен дә мөһим.

«Туризм тармагының үсеш кичерүен күреп торабыз. Узган елда Казанга 3,5 миллион турист килде. Әлеге санны елына 5 миллионга җиткерү бурычын куябыз», - диде Илсур Метшин.

Шул ук вакытта, мэр искәртеп үткәнчә, «казанлылар бездән шәһәрне ачык һавадагы музейга әверелдерүне сорамый». Казан хәтер һәм бердәйлекне саклап үсеш кичерергә тиеш, диде ул.

«Шәһәрнең бердәйлек моделе» Бөтенроссия форумы Казанда өч көн (7-9 февраль) дәвам итәчәк. Россиянең ун шәһәреннән (Самара, Түбән Новгород, Саратов, Иркутск һ.б.) килгән баш архитекторлар һәм рәссамнар Россия һәм чит илләрдә архитектур-менталь бердәйлекне саклау тәҗрибәсе хакында фикер алышачак.

Форумның бер бүлеге матди булмаган мираска багышланыр дип көтелә. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова әйтүенчә, 2018 елдан бирле әзерләнә торган Казанның Тарихи үзәген үстерү концепциясенә тәкъдимнәр җыю чараның төп нәтиҗәсе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100