news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры шәһәр порталы аша сорауларга җавап бирәчәк

Онлайн-конференция үткәрүдә техник ярдәмне исә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белгечләре күрсәтәчәк

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). 23 апрель көнне 11 сәгатьтә мэриянең http://www.kzn.ru/ рәсми порталында И.Метшин белән онлайн-конференция булачак. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин видеотрансляция ярдәмендә Интернеттан файдаланучыларның сорауларына туры эфирда җавап бирергә ниятли, онлайн-конференция үткәрүдә техник ярдәмне исә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белгечләре күрсәтә.

Мэриянең Интернет-кабул итү сәхифәсенә мөрәҗәгать итүчеләрне төрле тема кызыксындыруын исәпкә алып, бу юлы сөйләшү тема кысалары белән чикләнмәячәк, дип хәбәр сала мэриянең матбугат хезмәте.

Сорауларны исә on-line@kzn.ru электрон адресы буенча хәзердән үк җибәрергә була, шулай ук 1 сәгать дәвамында барачак әңгәмәләшү вакытында да кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot