news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры шәһәр башкарма комитеты җитәкчелегендә кадрлар алмашын игълан итте

Бу юлы ике органга яңа җитәкче билгеләнде

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин муниципалитет түрәләре арасында кадрлар үзгәрешен игълан итте.

Аерым алганда, озак еллар буена Казан каласы мәшгульлек үзәге директоры булып эшләгән Валерий Корнеев урынына Марат Хәйруллин билгеләнгән. Ул әлеге тармакта 1996 елдан бирле эшли, моңарчы Татарстан башкаласының Идел буе районы мәшгульлек үзәге белән җитәкчелек иткән. Мэр М.Хәйруллинга алга таба уңышлы эшләп, Казанда эшсезлек дәрәҗәсе киләчәктә дә Россия шәһәрләре арасында түбән булыр дип өметләнәбез, диде.

Узган елның көзеннән бирле ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Альбина Шәвәлиева урынына Казан шәһәре ГХАТ (ЗАГС) идарәсе җитәкчелегенә Гүзәл Габбасова билгеләнгән. Универсиада буенча партнерларыбызга хас рух күтәренкелеге идарә эшенә ярдәм итәр, дип шәһәр башлыгы өмет баглый һәм, “командабызга әйдүк!” ди. Универсиададан спорт объектлары, инфраструктура гына түгел, кадрлар да мирас булып калуы бик мөһим, дип саный Илсур Метшин. Универсиадада эшләгән белгечләребез Сочида Олимпиада вакытында эшләде, хәзер 2018 елда булачак дөнья чемпионатына әзерләнә, шул арада башка чемпионатлар үткәргәндә хезмәт куя, һәм аларның абруе зур, дип билгеләп үтте Казан мэры. Г.Габбасова "Татфондбанк", "Татэнерго" системаларында эшләгән, соңгы елларда Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә оештыру комитетында (маркетинг үзәгендә) эшләде, дип, мэр аның Казан финанс-икътисад институтын, Лондонда Бизнес һәм финанслар югары мәктәбен тәмамлаганлыгын әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot