Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры сайтының «Видеорепортажлар» бүлеге булдырылды
Андагы сюжетлар сурәт һәм тавыш буенча телекомпанияләр дә куллана алырлык сыйфатта булачак, дип вәгъдәләнә
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан мэриясе сайтының (http://www.kzn.ru/ ) октябрьдән татар телле бите эшли башлаган иде, быел мэр сайтында исә «Видеорепортажлар» бүлеге булдырылды : http://mer.kzn.ru/rus/bmonday/video . Әлеге бүлектә Казан мэры һәм шәһәр хакимияте эшчәнлегенә бәйле видеосюжетлар бирелеп барылачак, шәһәрнең рәсми чаралары яктырлылачак.
Мэриянең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, «Видеорепортажлар»да шәһәр хакимиятенең атна саен уздырыла торган «дүшәмбе киңәшмәсе» материаллары да күрсәтеләчәк. Ул сюжетлар сурәт һәм тавыш буенча телекомпанияләр куллана алырлык сыйфатта булачак, дип вәгъдәләнә.
Узган ел ахырында игълан ителгәнчә, быел андый киңәшмәләргә массакүләм матбугат һәм коммуникация чаралары журналистлары чакырылмаячак, ягъни киңәшмәдә шул рәвешле читтән торып кына «катнашып» булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз