news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры сәләтле мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантларга стипендияләр тапшырды

Казан мэрының исемле стипендияләренә дәгъва кылучы конкурс лауреатлары 10, 20 һәм 30 мең сум күләмендә премияләр алды.

Казан мэры сәләтле мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантларга стипендияләр тапшырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информации», Наталья Рыбакова). Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең сәләтле 70 студенты, мәктәп укучысы һәм аспирантына исемле стипендияләр тапшырды. Казан Ратушасында 2017 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр мэрының исемле стипендияләренә дәгъва кылучылар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Без бүген иң талантлы һәм тырыш студентлар, аспирантлар һәм мәктәп укучыларын бүләкләргә җыелдык. Сез һәрвакыт фән, сәнгать һәм спортта яңа үрләр яулыйсыз. Казанның киләчәге ышанычлы кулларда дип уйлыйм. Шәһәребез сәләтле балаларга бик бай. Сезнең күбегез сәнгатьнең төрле өлкәләрендә җиңүләргә иреште», - диде Илсур Метшин бүләкләү тантанасында.

Шәһәр башлыгы талантлы яшьләр тәрбияләгәннәре өчен стипендиатларның педагоглары, фәнни җитәкчеләре һәм әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

«Бу – Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укучыларына, фән һәм шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә иң көчле хезмәтләр язган югары, урта һөнәри уку йортлары студентлары һәм аспирантларына ел саен тапшырыла торган премия», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Казанның Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Айрат Фәизов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100