news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры “Рубин”-“Барселона” уенын карарга 1 сәгатькә алданрак килергә өнди

Футбол җанатарларына мөрәҗәгать итеп, шәһәр башлыгы Илсур Метшин шул хакта шәрехли

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта “Рубин”-“Барселона” футбол матчына барлык 24 мең билет та сатылган, 1 меңләбе илнең башка регионнарында туристлык хезмәте пакеты (анда кунакханә, мәдәни программа да каралган) рәвешендә сатылган, әйтик, Урал, Мәскәү, Түбән Новгород һ.б. шәһәрләрдә. Матч белән кызыксыну гаять зур, 4 ноябрьдә булачак әлеге халыкара уенны карарга җанатарларның 1 сәгатькә алданрак килүен сорыйм, дип аларга  мөрәҗәгать итте бүген шәһәр җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан мэры Илсур Метшин. Бу исә җанатарлар стадионга иркен генә кереп, үз урыннарына утыруларын тәэмин итү өчен кирәк, чөнки УЕФА матчлары барганда куркынычсызлык буенча өстәмә чаралар күрелә.

 

Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, Европада матч башланырга 2 сәгать кала алдан килү гамәлдә: җанатарлар уенга кадәр, яраткан командаларын зурлап, җырларын башкаралар, “речевка”ларын кычкырып утыралар, шул рәвешле, матчка кадәр үз командаларының рухын күтәрәләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100