news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Президент Юлламасы турында: Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешен саклауның әһәмиятен әйтте.

Казан мэры Президент Юлламасы турында: Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Шәһәр мэры Илсур Метшин республика башкаласында яшәүчеләр исеменнән Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Казан шәһәре алдына куелган бурычларны гамәлгә ашырырга әзер икәнлеген әйтте. Биредә сүз икътисади үсешкә йөз тоткан курсны саклап калу һәм бүген Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык Юлламасында телгә алынган социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыру хакында бара.

«Без ишеткән мөһим әйбер шул: санкцияләр һәм дөнья икътисадының турбулентлыгы шартларында Татарстан тотрыклы үсеш кичерүен дәвам итә. Республикада, шул исәптән Казанда Россиядә тиңдәше булмаган күп кенә программалар гамәлгә ашырыла», - дип искәртте Илсур Метшин журналистлар белән аралашкан вакытта.

Әлеге программаларның һәркайсы зур әһәмияткә ия, диде Казан мэры. «Без аларны күптәннән көттек. Алар республикабыздагы социаль сәясәтнең барлык юнәлешләре буенча гамәлгә ашырыла. Һәм бу процессның башында инициатор һәм контроль буларак Президентыбыз тора. Безнең бурыч - әлеге программаларны алга таба да дәвам иттерү», - дип искәртте Илсур Метшин.

2019 елда гамәлгә ашыру күздә тотылган ике төп бурыч: ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионаты.

«Безнең тәҗрибә бар инде – Универсиада һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты яхшы күнекмә булды. Һәрбер киң колачлы чара – ул җаваплылыкның яңа дәрәҗәсе, яңа масштаб һәм яңа компетенцияләр», - диде Илсур Метшин.

«Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер», - дип билгеләп үтте Казан мэры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100