news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Мэры мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб булдырырга кушты

Казан Мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб төзергә кушты. Штаб Казанда туганнары повестка алган гаиләләр белән хезмәттәшлек итәчәк.

«Хәзер авыр вакыт. Ирләре, әтиләре, абыйлары үз бурычларын намус белән үтәргә киткән гаиләләргә аеруча авыр. Мобилизация буенча киткән казанлыларның гаиләләре ялгыз булмавына, безнең кайгыртуда икәнлегенә ныклы ышанулары мөһим. Мин штабны үзем җитәкләячәкмен. Без башта ихтыяҗларны анализлыйбыз һәм якын арада ярдәм чаралары исемлеген булдырачакбыз», – диде Илсур Метшин.

Ул штаб эшенә шәһәрнең барлык хезмәтләрен, структур бүлекчәләрен, «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасын кушылырга чакырды. Һәр гаилә белән элемтә урнаштырылачак, аннан соң конкрет ярдәм чаралары эшләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot