Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мэры: Метроның икенче тармагының берничә станциясе өчен документация әзер
Төзелеш темплары республика бюджеты мөмкинлекләренә бәйле, диде Казан мэры Илсур Метшин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Виктория Елфимова). Татарстан башкаласында метроның икенче тармагында булачак берничә станциясе өчен документация инде әзер. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
“Генераль план нигезендә, икенче линия станцияләре төгәл билгеләнгән. Метро төзелеше дәвам итәчәк, әмма аның темплары республика бюджеты мөмкинлекләренә һәм икътисадка бәйле”, - диде Илсур Метшин.
Шул ук вакытта мэр метро төзелеше тукталмаячагын ышандырды, моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары булуын әйтте.
- Моңа кадәр “Татар-информ” агентлыгы метроның яңа тармагы 12 станциядән торачак, аның озынлыгы 20 км булачак, дип хәбәр иткән иде. Беренче булып, “Юлиус Фучик урамы”, “10 микрорайон”, “ТАССРның 100 еллыгы” (Ломжинская һәм Фучик урамнары чатында) һәм “Академик Сахаров урамы” дүрт станциясе төзеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз